26 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.
23 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Яшьләр СПИДка каршы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты-сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау.Чараның максаты наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә йогынтысы, СПИДны ничек йоктырмаска һәм моннан ничек сакланырга икәнлеге турында мәгълүмат бирү иде. Әңгәмә барышында алып баручы СПИД белән бәйле вәзгыять, ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең проблемалары, үзеңне бу авырудан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Чара азагында СПИДка каршы көрәш символы булган «Кызыл тасма» акциясе үткәрелде. Бу үлем куркынычы белән бәйле проблемаларның актуальлеген аңлау билгесе буларак, балалар кызыл тасмалар белән фотога төштеләр, шуның белән СПИДка һәм ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшкә беренче адым ясадылар.
26 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Язгы күңел ачулар"исемле уен программасы үткәрделәр.
Иштуган мәдәният йортында"Терроризм –курку территориясе"дигән тематик әңгәмә уздырылды.
Язгы урманнан да матур, гаҗәп һәм мавыктыргыч нәрсә юк. Урманның бөтен матурлыгын урманның үзендә генә күрергә һәм аңларга мөмкин. Агачларга сокланып, саф һава сулап, туган ягыбызның матурлыгын күреп була. Язгы кояшлы көнне, 21 мартта Халыкара урман көнендә Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән экскурсиягә киттеләр. Экскурсия алдыннан балаларга урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлаттылар: урман кешеләрен куркытмас өчен тавыш чыгармаска,карда тапталган юлларда йөрү, куакларга кул тидермәү- кыш көне туңган ботаклар җиңел ватыла; игътибарлы булу, матур күренешләр күрү. Безнең урманда нинди хайваннар һәм кошлар яши, нинди үсемлекләр, агачлар, куаклар, җиләкләр һәм гөмбәләр үсә.«Урман – җирнең яшел калканы»дигән әңгәмә үткәрдек. Балалар белән урман хайваннары турында сөйләштек. Алар кыш көне нәрсә белән тукланалар, кыш көне нинди төс алалар. Урман, тынлык, шау-шу тавышларын тыңладык. Кар эзләрен карадык, кемнәр икәнен белергә тырыштык. Балалар белән кайту юлында урман кырыенда тоткарландык, анда бик биек кар көртләре бар алар шунда уйнадылар, һәм, әлбәттә, фотога төштеләр. Өйгә кайтканда тәэсир алмаштык, урман турында табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр искә төшердек.
Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Нәүрүз – яз бәйрәме" үткәрделәр.
26 март көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Без наркотикларга каршы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләргә һәм яшьләргә наркотик матдәләрнең кеше организмына зарарлы йогынтысы, наркотиклар кулланучыны нәрсә көтә, наркотик матдәләрне саклау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр.
Нәүрүз-кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 23 март көнне "Нәүрүз бәйрәм" бәйрәмен үткәрү өчен Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре бүләкләр җыю оештырдылар. "Дәрә җыю" - Нәүрүз алдында оештырылган борынгы традиция.
26 мартта Юлбат төп мәктәбе укучылары Саба муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
23 мартта Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан яшүсмерләр өчен үткәрелгән мәгълүмати-танып белү сәгате «Без СПИДка каршы " дип атала иде.