«Без наркотикларга каршы» мәгълүмат сәгате

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

26 март көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Без наркотикларга каршы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләргә һәм яшьләргә наркотик матдәләрнең кеше организмына зарарлы йогынтысы, наркотиклар кулланучыны нәрсә көтә, наркотик матдәләрне саклау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар бердәм фикергә килделәр: наркотиклар-ул явызлык, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, күбрәк укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк! Үткәрелгән чара наркотикларның зыяны һәм начар гадәтләрнең нәтиҗәләре нәрсәгә китерергә мөмкин булуы турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International