23 мартта Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан яшүсмерләр өчен үткәрелгән мәгълүмати-танып белү сәгате «Без СПИДка каршы " дип атала иде. Очрашу барышында оештыручылар чарада катнашучылар белән ВИЧ-инфекциянең нәрсә булуы, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуы, ВИЧ йоктыру юллары һәм инфекция йоктыру мөмкинлекләре, профилактика чаралары турында сөйләштеләр. Балаларга ВИЧ-инфекция проблемасы бүген һәркемгә кагыла дигән фикерне җиткерергә тырыштылар. Аралашу барышында яшүсмерләр алкоголь, тәмәке тарту, наркотикларның кеше организмына төзәтеп булмаслык зыян салуын аңладылар. алар белән көрәшергә һәм үз тормышыңны бу дөньяда бердәнбер, кабатланмас итеп кабул итәргә кирәк!