“Карга боткасы” бәйрәме

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

     Шәмәрдәннең 1 нче номерлы  “Экият” балалар бакчасында     әти-әниләр белән берлектә "Карга боткасы" булып узды. Бәйрәмгә кунакка килгән Убырлы белән Шүрәле балаларга төрле уеннар уйнаттылар, шигырьләр сөйләттеләр, җырладылар,  биеделәр. Соңыннан балалар, әти-әниләр белән бергәләп, тәмле боткадан авыз иттеләр.

    Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә. Борынгы төркиләр, башка күп халыклар кебек үк, яз җитүен түземсезлек белән көтеп алган. Борынгы татар халкында язны кара каргалар алып килә дигән ышану булган.

      Шуңа күрә кара каргаларны хөрмәтләп яз көне карга боткасы йоласы уздырылган. Әлеге йола безнең көннәрдә дә сакланып калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International