Язгы каникул көннәрендә "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" гадәттәгечә, укучылар өчен иҗади сәләтне, зәвыкны һәм матурлыкны үстерү, балаларда татар халык сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү өчен чаралар үткәрә. 2025 елның 26 мартында хореография фәне укытучысы Мөбәрәкҗанова А. З. һәм сәнгать укытучысы Газизова Г. Р. параллель рәвештә 2 бүлектә укучылар белән "Татар милли костюмы һәм аның орнаменты" темасына әңгәмә үткәрде. Максаты татар милли костюмы һәм орнаменты барлыкка килү тарихын өйрәнү, милли сәнгатьнең әһәмиятен һәм үзенчәлекләрен ачу иде. Ватаныбыз турындагы белемнәрне киңәйтеп һәм тирәнәйтеп, укучылар татар халык сәнгате, татар милли киемнәре һәм милли орнамент үзенчәлекләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар презентация карадылар, анда борынгы һәм заманча декоратив-гамәли сәнгать үзенчәлекләре һәм хәзерге заманда милли орнаментның актуальлеген ачыкладылар. Укучыларга татар милли киемнәрендә төрле бизәкләр тәкъдим ителде. Балалар костюмнарны бизәделәр,татар киемнәре атрибутларын төсле итеп ясадылар.
Татар халык сәнгатенә тартылу аша әлеге чара үсеп килүче буынның рухи мәдәниятен формалаштыруга ярдәм итте.