ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2025 ел
җомга

26 нчы нчы март көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Без үткәннәргә тугры” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар тылда эшләп, Җиңүгә үз өлешләрен керткән балалар тарихы белән таныштылар.     

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Татар Икшермә авылында ифтар

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Түбән Шытсу балалар бакчасында тәҗрибәләр үткәрү чарасы уздырылды. Йомырканың тозлы суда батмавын, гади суда батуын аңладылар. Тәҗрибә балаларга ошады.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2025 елның мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучылар өчен И.Б. Вәлиев кибетендә семинар үткәрделәр, анда азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Объектта алюминий системасыннан баскычлар кору эшләре бара. Территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Объектны июль ахырына тапшыру планлаштырыла.

Тэги: ОКС

«Яшьлек» яшьләр үзәге ,27 март көнне, 2013 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол турниры  уздырды! 

"Авыл яши" проекты кысаларында, язгы каникуллар вакытында, 2025 елның 27 мартында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләрендә «Үз эшенең профессионалы» дигән очрашу оештырылды.

Чарага кунак буларак магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линияле җитештерү идарәсе инженеры Юнысов Рөстәм Мөдәрис улы чакырылган иде. Очрашу аралашу формасында узды. Балаларга Рөстәм Мөдәрисовичка сораулар бирү мөмкинлеге бирелде.

Үсеп килүче буын һәрвакыт остазга мохтаҗ, ул балаларны олы тормыш юлына озата бара, белем һәм тәҗрибә белән уртаклаша, катлаулы мәсьәләләрне ничек чишәргә кирәклеген әйтә.

Әңгәмә вакытында Рөстәм Мөдәрисович укучыларга ни өчен инженер һөнәрен сайлавы турында сөйләде, үз планнары белән уртаклашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә.Театр-ул үзенчәлекле дөнья, әкият, фантазия, могҗизалар дөньясы. Ул кеше тормышында гаять зур роль уйный, бу тормышның иң яхшы мәктәбе һәм дөнья һәм сәнгать турында мәгълүматның күрсәтмә чыганагы, ул фикер эшенә искиткеч сәбәп бирә, кешенең матурлыкка ихтыяҗын тулыландыра. 27 март көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә « пьесалар дөньясына сәяхәт»уенын үткәрде. Уен барышында без балаларның театр сәнгате буенча белемнәрен тикшердек. Без балаларның драматургия буенча тирән белемле булуларына инандык. Балалар комедияне драмадан, юмордан сатирадан аералар. Шулай ук укучылар Россиянең иң атаклы театр сәхнәләрендә күп тапкырлар уйналган һәм менә берничә гасыр рәттән популярлыгын югалтмаган әдәбият әсәрләре белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл китапханәсе-филиалында "Урман сукмаклары буйлап" экологик уен-сәяхәт узды

 Китапханә мөдире балаларга экология, Урман һәм анда яшәүчеләр, үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге һәм урманның ничек яшәвен аңлау, анда яшәүчеләрнең гадәтләрен яхшы белергә кирәклеге турында сөйләде.

Балалар рәхәтләнеп башваткычны чиштеләр һәм китаплардагы сирәк очрый торган урман үсемлекләрен, гөмбәләрне һәм хайваннарны белделәр.

Чара урман табигатенә сакчыл караш тәрбияләүгә, балаларның тере табигать турындагы белемнәрен тулыландыруга, урманда үз-үзеңне дөрес тотуны үстерүгә һәм экологик фикерләү формалаштыруга юнәлдерелгән иде.Чараның икенче олешендә балалар урман табигатен рәсемгә тошерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  «Тылсымлы театр дөньясы»  исеме астында  күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Балалар театр тарихы турында белделәр.  

    Чара барышында катнашучылар театр, актерлар турындагы табышмакларга җавап бирделәр, үзләрен «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерүдә сынап карадылар. Яшь театрчылар актер булу өчен бик күп нәрсәгә өйрәнергә, күп нәрсәне белергә - төгәл сөйләшә белергә, дөрес сулый белергә, матур хәрәкәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Театр дөньясына сәяхәт онытылмаслык булып чыкты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International