27 март көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Наркомания һәм СПИД – рок дуэты»акциясе үткәрделәр. Безнең бистәдә яшәүчеләргә, яшьләргә һәм яшүсмерләргә, белгечләр наркотикларга каршы мәгълүмат тутырылган буклетлар тараттылар, алар, беренче чиратта, психотроп матдәләр куллануны кисәтүгә, аларның таралуын чикләүгә юнәлдерелгән. Әлеге акция-яшьләрнең наркомания, СПИД проблемаларына карата актив гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук әлеге проблемаларны хәл итүгә заманча яшьләрне җәлеп итү омтылышы ул. Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Куллануны иң яхшы профилактикалау - ул мөмкин булган нәтиҗәләр турында кисәтү. Акциянең төп басымы сәламәт яшәү рәвешен, гаилә, гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән. Җәмгыятьнең төп проблемасы-авыруларны профилактикалау төшенчәләрендә һәм чараларында хәбәрдар булмау. Киләчәкне үзгәртү безнең кулларда.
27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә . Бу вакыйга хөрмәтенә Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Мизгел» халык театры ветераннары белән «Буыннар очрашуы»дип аталган очрашу оештырылды.»Театр яктылыкка,нурга илтә»китап күргәзмәсе куелды. Күп еллар элек сәхнәгә куелган спектакльләрне искә төшерделәр.Спектакльләрдән фотолар һәм ведиосюжетлар карадылар.
«Бөтен дөнья — театр, ә андагы кешеләр-актерлар". У. Шекспирның бу гыйбарәсе безнең көннәрдә дә актуаль. Ә аның актуальлеген балалар 27 март көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән «Безнең тормыш - театр» тематик сәгате вакытында исбатладылар. Балалар театрның дөньяда үсеш тарихы турында белделәр. Грек театрында Актерлар, мәсәлән, ир-атлар гына була алуын белгәннәр, алар хатын-кыз рольләрен башкарганнар. Тамашаның тагын бер мәҗбүри атрибуты булып битлекләр тора: аларны актерның кемне сурәтләвенә карап алыштыралар. Барлык битлекләр дә, тамашачылар башкаручыларның тавышын ишетә алсын өчен, авызларын ачып куелган иде. Балалар битлекләрне киеп карадылар, рольләрне сөйләп карадылар. Үзләрен әби, бабай һәм оныклар ролендә сынап карадылар. Шулай ук аларга төрле миниатюралар башкарырга тәкъдим ителде, аларны бик яхшы башкардылар. «Тизәйтүчеләр" бәйгесендә осталык күрсәттеләр.
Үзләре - актерлар, үзләре - тамашачылар!
Чара актив, кызыклы узды, ә иң мөһиме - һәркем өчен файдалы!
Объектта плиталар җәю һәм стеналарны буяу, брекчиядән идән өслеге ясау эшләре бара. Шулай ук су һәм электр белән тәэмин итү буенча инженерлык эшләре бара.
Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында “Кулдан ясалган дөнья” тематик атналыгында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган кулдан ясалган эшләнмәләр конкурсы игълан ителде.
2025 елның 24 мартыннан 27 мартына кадәр Казан шәһәрендә бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Анда Россиянең 16 төбәгеннән 388 спортчы катнашты. Ярыш "өч йолдыз"лы. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 9 медаль яуладылар. 1 урын - Зәйниев Айназ 1 урын - Зәйниев Айназ - Фёдоров Данила (Алексеевск) 2 урын - Галимуллин Рәсүл 3 урын - Зәйниев Айназ - Дремина Таисия (Владивосток) 3 урын - Сафиуллин Рөстәм - Казакбаев Дамир (Мәскәү) 3 урын - Сафина Элина 3 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ник (Яр Чаллы) Шулай ук 11 яшькә кадәрге балалар арасында ярышларда Сафин Зиннәтулла һәм Хуҗин Илдан беренче медальләрен яуладылар. Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренерларын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән Саба районы җитәкчелегенә Бөтенроссия ярышларына спортчылар йөрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә күнектерү балачактан сеңдерү мөһим
Объетта демонтаж эшләре бара. Шулай ук стеналарны буяу һәм идәнне мәрмәрдән салу эшләре башланды. "РемонтСтройСервис" ҖЧҖ подряд оешмасы алып бара.
26 нчы март көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында 2016-2017 1әм 2014-2015 нче елгы укучылар арасында тэг-регби "Уенда бул" ярышы булып узды.