Файдалы каникуллар.

2025 елның 28 марты, җомга

Каникуллар - укучыларның иң көтеп алынган вакыты. Әмма каникулны балалар файдалы итеп үткәрергә тиеш. Шул максаттан МБМУ "Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә язгы каникуллар чорына план төзелде, анда төрле яшьтәге балаларның өстенлекләре исәпкә алынды.

24 март көнне башлангыч сыйныф укучылары "Саба үзәк китапханәсе"ндә булдылар, шәмнәр һәм алка ясау буенча мастер-класста, шулай ук үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәргән әдәби квестта катнаштылар.

Аннары укучылар Г.Тукай паркында ял иттеләр, күңел ачтылар.

Шул ук кәнне 5-9 класс укучылары «Нарат» боз сараенда ирекле шууда булдылар.

25 мартта 6-9 сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү тәрбиясе кысаларында муниципаль дәрәҗәдәге «Саба» сәнәгать мәйданчыгында (индустриаль парк) булдылар, парк предприятиеләре, хезмәт һәм түләү шартлары белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Экскурсия истә калырлык һәм файдалы булды.

Экскурсияләрдән тыш, мәктәптә түгәрәкләр эшләде, укучылар фән олимпиадаларына һәм йомгаклау аттестациясенә әзерләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International