26 нчы март көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында 2016-2017 1әм 2014-2015 нче елгы укучылар арасында тэг-регби "Уенда бул" ярышы булып узды.
Җиңүче командалар түбәндәгечә билгеләнде:
2016-2017 нчы елгы балалар арасында:
1 урын - Саба урта мәктәбе;
2 урын – Лесхоз урта мәктәбе;
3 урын – “ОНИКС” мәгариф үзәге.
2014-2015 нче елгы балалар арасында:
1 урын - “ОНИКС” мәгариф үзәге;
2 урын - Саба урта мәктәбе;
3 урын –Саба гимназиясе.
Ярышның барлык катнашучылары да истәлекле сувенирлар алдылар, җиңүчеләр һәм призерлар Регби мәктәбе лигасы медальләре һәм кубок белән бүләкләнделәр.