Патриотик почмак “Җиңү. Хәтер".

2025 елның 28 марты, җомга

Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында  “Кулдан ясалган дөнья” тематик атналыгында  Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган кулдан ясалган эшләнмәләр конкурсы игълан ителде. Конкурска тәкъдим ителгән барлык эшләнмәләр дә Җиңү көнен чагылдыра. Әлеге конкурс эшләреннән балалар бакчасында “Җиңү. Хәтер” дип аталган патриотик почмак булдырылды. Бакчада тәрбияләнүче нәниләргә  Җиңү көнен якынайткан  кешеләренең батырлыгын күрсәтү - гражданлык-патриотик тәрбия бурычларының берсе. Олыяз балалар бакчасында бу юнәлештә максатчан эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International