ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

26-28 март көннәрендә Казанда Vlll Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең йомгаклау туры узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 156 укучы катнашкан әлеге бәйгедә Саба районы данын Хуҗин Ильзат Ильшат улы яклады һәм Гран- прига ия булды. Ильзатны, аны тәрбияләп үстергән  әти-әнисен зур җиңүләре белән котлыйбыз,  киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: Мәдәният бүлеге

31
март, 2025 ел
дүшәмбе

27 март көнне Юлбат авыл китапханәсе «Театр яктылыкка, нурга  илтә...»  дип исемләнгән театр һәм сәнгать кешеләре турындагы китаплар җыелмасы, театр тарихы, режиссерлар, танылган актерлар турында күргәзмә тәкъдим итте. Юлбат мәдәният йорты сәхнәсендә уйналган тамашаларның фоторәсемнәр карау мөмкинлеге дә булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

26 март көнне Юлбат авыл китапханәсе өстәл уеннары көне үткәрде. Өстәл уеннары - эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту һәм күңелле ял итү өчен менә дигән ысул. Алар акылны гына түгел, характерны да үстерәләр: тырышлык тәрбиялиләр, катнашучыларны йөреш чиратын сакларга, гомуми кагыйдәләр буенча уйнарга, үзләренең җиңүенә генә түгел, дусларының җиңүенә дә сөенергә өйрәтәләр. Бүгенге көн яшь катнашучыларга өстәл уеннарының мавыктыргыч дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Катнашучылар үзләренең яраткан өстәл уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар, пазллар җыйдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл китапханәсендә «Яз килде» дип исемләнгән кызыклы танып белү сәгате үткәрелде. Катнашучылар яз турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табигать турындагы әкият һәм хикәя геройларын атадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

30 нчы март көнне Килдебәк авылы халкы ураза гаетен бәйрәм итте

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора.

Тэги: Мәгариф идарәсе

22 нче марттан 1 нче апрельгә кадәр укучылар язгы каникулда ял итеп үзләренең көчләрен ныгыттылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан мәдәният йортлары каршында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Кызыклы уеннарда балалар белән брелектә өлкәннәрдә актив катнашты. Ахырдан тәмле боткадан авыз иттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 80 чакрымга беренче урман хуҗалыгы команда чаңгы марафонында катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International