Әлеге ярышта ҖЧ “Игенче” җәмгыятенең иң җитез , тәвәккәл хезмәткәрләре :
җитәкче - Алмаз Зөфәр улы , терлекче -Хөсәенов Илнар, ветеринария санитары -Хөсәенов Айдарлар катнашты.
Парлы шууда Хөсәенов Илнар һәм 2014 елда Сочи паралимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы булган Рушан Миңнегулов 80 км араны узып - l нче урынга лаек булдылар.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!