ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире туры эфирда “Дулкын” радиосы дулкыннары аша радиотыңлаучыларны китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. 2025 ел “Ватанны саклаучы елы" буларак,сугыш чоры әдәбиятына һәм яңа китапларга күзәтү уздырды .

Тэги: Мәдәният бүлеге

КФХ «Мөхәммәтшин» һәм «Туган Як» ҖЧҖ хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне аммиак селитрасы белән тукландыруга керештеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«Халыкара кошлар көне" — интернациональ экологик бәйрәм, ул ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Россия Федерациясендә "кошлар" бәйрәмнәренең иң танылганы санала. Кошлар элек-электән кешенең игътибарын җәлеп иткәннәр. Кешеләрне аларның якты каурыйлары, гаҗәеп хәрәкәтләре, кыю, тиз очулары, моңлы җырлаулары һәм, әлбәттә, серле яшәү рәвеше сокландырды.

Олы Нырты авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан рәсем конкурсы нәкъ менә шушы вакыйгага багышланган иде. Балалар кошлар тормышы, аларның кеше өчен файдасы турында күп мәгълүмат ишеттеләр, викторина сорауларына һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Һәм, әлбәттә, катнашучылар үзләренең иҗаты белән барысын да сөендерделәр. Рәсем конкурсында катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

2 апрель көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсендә «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Дуслар өчен ишекләр ачык» дигән библиокруиз узды. Балалар китапханәнең әкият персонажлары һәм тылсымлы җан ияләре, яраткан әкиятләре һәм шигырьләре геройлары, шулай ук күңел ачу һәм яхшы кәеф яши торган ил булуын белделәр. Ләкин һәр илнең үз кануннары һәм тәртипләре бар, һәм уку иле-искәрмә түгел! Китапханәчеләр китапханәдә үз — үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китап белән эш итү турында сөйләделәр, шулай ук балаларны укучының паспорты-формуляр белән таныштырдылар. Библиокруизның дәвамы буларак яшь укучылар аларны балалар өчен кызыклы журналлар көткән вакытлы басмалар белән стеллажларга күчтеләр, ә аннары йортлар урынына - китап стеллажлары булган китап шәһәренә бардылар. Балалар китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнаштырылуын, китап киштәсендә һәр китапның үз урыны булуын, китапны укырга теләгән һәр кеше аны мөстәкыйль таба алсын өчен, ул кайда сакланырга тиешлеген белделәр. Китапларның күптөрлелеге китапханәнең яшь кунакларын сихерләде, һәм алар аның укучылары булуларын түземсезлек белән көтәләр.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 1 нче урынны яулады. Бу җиңү рәттән бишенче ел яулана. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Россиядә иң масштаблы интеллектуаль ярыш булып тора, аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген 2025 елның 2нче апрелендә Байлар Сабасында терәк-хәрәкәт аппараты тайпылган затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионатын ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов, ТР Саба муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазанович Гарипов, Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Идрис кызы Сафиуллина, Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте башкарма директоры Ольга Евгеньевна Федорова, Ярышларның баш хөкемдары, Бөтенроссия категорияле судья Ирина Владимировна Борисова, Россия паралимпия җыелма командасының баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры Игорь Александрович Сазонов, ярышларның баш секретаре, Халыкара категория судьясы Валентин Константинович Понамарев, шулай ук сугыш ветераннары катнашты. Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов һәм Игорь Александрович Сазонов узган ел нәтиҗәләре буенча спортчыларга бүләкләр тапшырдылар: - 2024 елның иң яхшы тренеры Виталий Валерьевич Поздин бүләкне алды. - 2024 елның иң яхшы спортчысы - Маляк Алиева, Иван Карпов. - 2024 елгы яшьләр составының иң яхшы спортчысы - Максим Назаркин, Ева Куц, - 2024 елгы яшьләр составының иң яхшы тренеры - Владимир Владимирович Глазов, - 2024елның иң яхшы белгече - Дмитрий Васильевич Боев, - 2024 елның иң яхшы хөкемдары - Валентин Константинович Понаморев. - спортка тугрылык өчен номинациядә - ФарходУсманович Исмаилов. Барлык спортчыларга да лаеклы дәрәҗә, уңышлар, ә тамашачыларга - матур, мавыктыргыч тамаша һәм якты тәэсирләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

Язлы Арташ авыл клубында Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә Язгы «Хуш киләсең, Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде. Чара барышында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Нәүрүзнең тормыш тантанасы, уңыш елына өмет икәнлеге турында белделәр. Нәүрүз - язның килүен билгеләп үтү өчен сәбәп кенә түгел, ә мәдәни традицияләр белән элемтәне ныгыту, аларны буыннан-буынга тапшыру мөмкинлеге дә ул. Катнашучылар өчен уеннар оештырылды, Кыш бабай белән Нәүрүзбикә китергән табышмаклар чишелде. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары: капчык киеп йөгерү, аркан тарту үткәрелгән. Бәйрәм җылы һәм дустанә атмосферада, төрле буын кешеләрен берләштереп узды. Соңыннан барысы да тәмле ботка, коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Барлык катнашучыларга да күңелле һәм истә калырлык бәйрәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез . Нәүрүз һәр йортка шатлык, тынычлык һәм иминлек алып килсен.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2025 елның 3 апреле 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

3 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 15 м/с кадәр).

1 апрельдә «Алтын Туп» спорт комплексында 2025 ел сезонында хезмәт коллективларының, авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

Тэги: ОДМС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International