22 нче марттан 1 нче апрельгә кадәр укучылар язгы каникулда ял итеп үзләренең көчләрен ныгыттылар. Бик күп урыннарда булдылар: 9 нчы сыйныф укучылары Газизҗанова Дәринә белән Шәмсетдинова Ясминә КФУ га барып укытучы һөнәре белән танышып кайттылар, 5-6 нчы сыйныф укучылары “Сәяхәт” балалар театр коллективы тәкъдим иткән “Узем белән үзем” ике пәрдәле маҗаралы пьессасын карадылар. 2,3,3 нче сыйныф укучылары Лесхоз бистәсенә экскурсиягә менделәр: урман музеенда булдылар соңыннан “Нарат” боз сараена кереп тимераякта шудылар.