Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Шушы уңайдан, Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында балалар китабы көне билгеләп утелде. Китаплардан бай күргәзмә оештырылды.Балалар рәсемнәр ясадылар,үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.Балалар тәрбияче апалары белән берлектә кечкенә китапчыклар ясадылар.Мәктәп китапханасенә дә кереп танышып чыктылар. Бу чара балаларга бик ошады.