Түбән Шытсу авыл җирлеге мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды. Халык бердәм рәвештә катнашты.
Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбендә "Укучыларның асоциаль тотышын профилактикалау эшен оештыруга системалы якын килү" темасына педагогик совет узды. Педсовет нәтиҗәле, эчтәлекле, иркен, барлык педагогик хезмәткәрләрнең эшлекле хезмәттәшлеге рәвешендә узды. Педсоветта кабул ителгән карарлар спорт мәктәбендә тренер-укытучылар, спортчылар һәм ата-аналар өчен уңайлы шартлар тудыруга нигез булачак. Очрашу азагында спорт мәктәбе директоры барлык хезмәттәшләренә өстәл теннисы буенча халыкара ярышларда нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
29 нчы март көнне, Питрәч районында, атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә, көрәш буенча ачык турнир узды.
ООО "СХП Шытсу" җәмгыятендә бүген техника, трактораларның төзеклегенә күзәтү үткәрелде. Кыр эшләренә, җәйге чорга техникалар әзер дип бәяләнде.
В Нижнешитцинском СДК прошла викторина с участием девушек "Әйдәгез кызлар". Организаторами были подготовлены разные задания. Команды с большим удовольствием приняли участие.
В с.Старая Икшурма прошел турнир по волейболу среди женских команд. Команда "Шитцы" активно приняла участие и заналя 3 место. Поздравляем!
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
29 нчы март көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннанНәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм табышмаклар әйтү белән башланды, күңелле уеннар белән дәвам итте. Уеннарда олылар да, нәниләр дә актив катнашты. Чара кайнар коймак белән чәй эчү белән тәмамланды
29 март көнне Евлаштау мәдәният йортында ир-атлар арасында бильярд буенча турнир булып узды.
2025 елның язгы чорында бункер кую графигы