Язгы каникуллар балалар, укучылар һәм студентларның файда белән уза. Балаларның ялын һәм сәламәтләнүен тәэмин итү өчен оптималь уңай шартлар тудыру, аларны иҗади, интеллектуаль, социаль – педагогик эшчәнлеккә тарту, актив тормыш позициясе һәм шәхси сыйфатлар формалаштыру, программалаштыру теориясе буенча база белемнәрен өйрәтү максатыннан программалаштыру һәм робототехникасы буенча укулар оештырыла. Укуларда катнашучылар Java Script и 1С программаларында буенча белем алалар.
Укуларда катнашучылар районның истәлекле урыннарында һәм мәдәни-спорт объектларда булдылар, төрле спорт уеннарының серләрен өйрәнә алдылар.
30 март көнне “Тулпар” ресторанында “Әдәби кунакханә”нең чираттагы утырышында танылган җырчы Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Очрашуга китап укучылар, китапханәчеләр чакырылган иде.
“Мәк чәчәге” әсәре, өч гашыйкның мәхәббәт өчен көрәше, чын ярату хисенең кеше тормышындагы роле турында. Еллар аша үтеп тә сөюнең сафлыгын саклап кала алган геройлар безне елата да, тәрбия дә бирә. Әсәр чын тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылуы, бай теле, кызыклы чагыштырулары, һәр героеның холкын үзенчә сурәтләве белән дә кызыклы.
Китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы язучыга иҗади уңышлар теләде. “Мишә дулкыннары” язучылары да Динә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар. Кичә барышында китапханәчеләр тарафыннан әсәрдәге төп геройларга анализ ясалды, иҗатына карата сораулар бирелде. Мәдәният хезмәткәрләре Зөлфәт Саматов, Булат Шәмсиев, Илнур Ибраһимов чараның музыкаль бизәлешен тәэмин иттеләр. Сәнгать мәктәбе укучылары Хузин Ильзат һәм Аскарова Зәйнәп (укытучылары Гарипова Гүзәл) әсәрнең эчтәлеген бию телендә җиткерә алдылар.
Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.
Район балалар китапханәсендә 30 март көнне Саба гимназиясенең 3А, 3В, 3Г һәм “Сәләтле балалар мәктәбе”нең 2,3 нче сыйныф укучылары өчен экология темасына багышланган “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 4 өлештән торды: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак”, “Табигать сынамышлары”, “Серле сандык”. Укучылар әлеге чарада актив катнашып, үзләренә кызыклы яңа мәгълүматлар алдылар.
30 март көнне Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре» муниципаль конкурсының йомгаклау туры узды. Әлеге чара Baby Skills төбәкара чемпионаты кысаларында үткәрелде. Анда район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Декоратив – гамәли сәнгать», «Музыка җитәкчесе», «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенцияләре буенча катнаштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әлеге һөнәрләрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, аларның социаль әһәмиятен ачтылар һәм үзләренең гамәли эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре күрсәткәнчә, башлангыч һөнәри юнәлеш бирү эше балаларга төрле һөнәрләр турында белем алырга гына түгел, ә үз осталыкларын, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм башлангыч һөнәри тәҗрибә тупларга да ярдәм итә.
Сәнгать мәктәбендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен квест-уен узды.
Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Галимова Галимә Габдрахман кызының 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны юбилее белән, авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Ильгизәр Роберт улы һәм “Симет” хуҗалыгы җитәкчесе Зәйнетдинов Шамил Җәмил улы котладылар . Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Эчке эшләр органнарына чакырабыз
2014 елның 31 мартында 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «КУЭ «Корпорациясе " АҖ белән берлектә, «кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри керемнәренә салым түләүчеләр өчен № 223-ФЗ Федераль закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларында катнашуы»темасына бушлай белем бирү семинары уздыра.