Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

30 март көнне “Тулпар” ресторанында “Әдәби кунакханә”нең чираттагы утырышында танылган җырчы Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Очрашуга китап укучылар, китапханәчеләр чакырылган иде.
“Мәк чәчәге” әсәре,  өч гашыйкның мәхәббәт өчен көрәше, чын ярату хисенең кеше тормышындагы роле турында.  Еллар аша үтеп тә сөюнең сафлыгын саклап кала алган геройлар безне елата да, тәрбия дә бирә. Әсәр чын тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылуы, бай теле, кызыклы чагыштырулары, һәр героеның холкын үзенчә сурәтләве белән дә кызыклы.  
Китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы язучыга иҗади уңышлар теләде.  “Мишә дулкыннары” язучылары да Динә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар. Кичә барышында  китапханәчеләр тарафыннан әсәрдәге төп геройларга анализ ясалды, иҗатына карата сораулар бирелде. Мәдәният хезмәткәрләре Зөлфәт Саматов, Булат Шәмсиев, Илнур Ибраһимов чараның музыкаль бизәлешен тәэмин иттеләр. Сәнгать мәктәбе укучылары Хузин Ильзат һәм Аскарова Зәйнәп (укытучылары Гарипова Гүзәл)  әсәрнең эчтәлеген бию телендә җиткерә алдылар.
Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International