Сәнгать мәктәбендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен квест-уен узды.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

30 март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен “Югалган музыканы тап” дип аталган квест-уен оештырдылар. Чара барышында балалар музыкаль табышмаклар чиштеләр,мәктәп белән таныштылар, музыка коралларын һәм милли киемнәрне аерырга өйрәнделәр.Бу чара укучылар һәм нәни тамашачылар өчен музыка һәм музыка уен кораллары турындагы күзаллауларны ныгытырга ярдәм итүче якты бәйрәм буларак истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International