Ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 1 апрель көнне сәгать 09:15 тән 15:00 га кадәр Бикет, Октябрь, Ленин (91 өйдән башлап), Тукай (125 өйдән башлап) урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен УСН түләү срокларын үзгәртү турында 30.03.2002 ел, № 512 карарга кул куйды. Документ нигезендә алты айга озайтыла:
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ сайтында сылтама буенча күчеп, квитанцияләрне электрон рәвештә рәсмиләштерегез: https://kazan-tr.gazprom.ru/about/agreement/ehlektron..
31 март көнне Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары " Игенче " ҖЧҖ дә экскурсиядә булдылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше белән таныштылар. Яшь экскурсантлар өчен авыл хуҗалыгында кулланыла торган техникалар белән танышу бик кызыклы булды. Укучылар күп кенә техникаларны беренче күреп, механизатор һөнәре - авыл хуҗалыгында иң кирәкле, мактаулы, дәрәҗәле һөнәр икәнен аңладылар. Киләчәктә, нәкъ шушы укучылар, шушы җәмгыятьтә үз урыннарын табарлар һәм авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертерләр дигән ышаныч калды .
Башкалабыз Казан шәһәренең истәлекле урыннарына, мәдәни учакларына сәяхәт кылу максатыннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Ак калфак» клуб берләшмәсе членнары белән Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә булып, баш редактор Сабирова Г.И һәм журналистлар белән очраштылар. Газета чыгару барышы белән таныштылар. Кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шәһәр филармониясендә булып сәнгать осталарының концертын карап ял иттеләр.
Эзмә мәдәният йортында «Көмеш туп» исеме астында төрле мәктәп командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Эзмә, Иштуган, Явлаштау, Шекше, Курсабаш, Шәмәрдән командалары катнашты. Волейбол белән шөгыльләнү хезмәт сөючәнлек, кыюлык, үҗәтлек, дисциплиналылык һәм вәзгыятьнең үзгәрүенә тиз арада җавап бирә белү, шулай ук хәрәкәтләрнең җитезлеген, төгәллеген, хәрәкәтчәнлеген һәм сыгылмалылыгын үстерә. Эзмә урта мәктәбе командасы лидер булды. Турнир ахырында командаларга дипломнар тапшырылды.
Китапханәгә кайткан һәр яңа китап укучылар өчен – зур бүләк. Иләбәр авыл китапханәсендә “Мәхәббәт ул гомер кебек, тик бер генә тапкыр бирелә” дигән исем астында Д.Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Укучыларда китапка кызыксындыру максаты белән әсәрдән өзекләр, сәхнәләштерелгән күренешләр, эчтәлекле җырлар тәкъдим ителде. Иләбәр һәм Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре музыкаль бизәлеш белән ярдәм иттеләр. Чара барышында мәхәббәт темасына шигырьләр дә яңгырады.Кичә беткәч укучылар китапны өйләренә яздырып алдылар.
Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Туган як" ансамбле солисты Хуҗиәхмәтов Галинур Динмехәмәт улы Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш-Сияние"республика фестиваленең зона турында катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады, композитор Р.Яхинның А. Саттар сүзләренә "Серле күзләр" дигән җырын башкарды, катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. 29 март көнне район мәдәният йортында ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең район туры Гала-концерты булды."Фольклор" номинациясендә чыгыш ясаганы өчен "Мирас" фольклор коллективы диплом белән бүләкләнде.
Нәүрүз яз килү һәм бөтен Җиһанның уянуы белән тыгыз бәйләнгән. 27 март көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә " Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән театральләштерелгән тамаша "Мирас"фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте. Милли көрәш турниры, иганәчеләр ярдәме белән үткәрелде. Бәйрәм мәйданында пылау, ботка һәм коймак татып карарга була иде. Бәйрәм халык уеннары һәм биюләре белән дәвам итте. Яз җылысы барлык катнашучыларның йөрәкләренә үтеп керде һәм күтәренке күңел бүләк итте.
Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яз бәйрәме “Нәүрүз“ уңаеннан чара үткәрделәр. Чара авыл җирлеге башлыгы Д. М. Гайнетдиновның котлау сүзләре белән башланып китте.Бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, язны мактадылар, җырладылар, биеделәр. Конкурслар , уеннар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Бәйрәм ахырында катнашучылар призлар белән бүләкләнде. Бәйрәм программасы җылы атмосферада үтте һәм катнашучыларның кәефен күтәрде. Алар ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.