ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2022 ел
шимбә

29 март көнне район мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Балкыш" фестиваленен финалы булып узды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Март ае театр бәйрәмнәренә бай

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 

2 апрель 18 сәгатьтән 3 апрель  18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :

- төнлә һәм Көндез күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк начараю белән томан;

төнлә һәм иртән бозлавык; юлларда көчле бозлавык;

көндез секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көтелә.


1
апрель, 2022 ел
җомга

1 апрель көнне Кукмарада әти-әниләр комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабы үтте.  Саба районы данын Шәмәрдән лицееның 7 в классы яклады, алар финалга уздылар. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Язгы каникуллар вакытында балалар белән төрле чаралар үткәрелә. 1 апрель көнне Иштуган авыл китапханәсе һәм клуб белгечләре балалар белән "Экология" темасы буенча "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен 4 өлештән торды. «Урман-табигать күрке», «Тапкырларга табышмак», «Табигать сынамышлары», "Серле сандык". Уенда 2 команда көч сынашты. Катнашучыларга бу уен бик ошады. Алар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр. Чара ахырында балалар «Табигатькә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән таныштылар. Әдәби-интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен балалар татлы призлар алдылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

 

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 

1 апрель 13 сәгатьтән 2 апрель 18 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1 апрелендә, төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараю белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 2 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән:

- кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем;

- бозлавык;

- юлларда бозлавык, кар боткасы, аерым районнарда кар көртләре барлыкка килү көтелә.

31 март көнне район мәдәният йортында Юлбат авылында туып үскән  музыкант, композитор Рафинат Сәлаховның юбилей концерты булды.

   1апрель көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә көлке көненә багышлап “Күңелле маҗаралар” дип  исемләнгән кызыклы чара үткәрде. Чарада барлыгы 16 бала катнашты.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

      28-29нчы март көннәрендә Казан шәһәрендә туган тел укытучылары арасында үткән мастер - класс Бөтенроссия бәйгесендә Шәмәрдән лицее укытучысы Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы лауреат исеменә лаек булды. Конкурс Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Ике көн дәвамында узган бәйгедә педагоглар һөнәри осталыкта көч сынаштылар: мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим иттеләр һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2022нче елның 31нче мартында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде (Район этабы).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International