2022нче елның 31нче мартында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде (Район этабы).

2022 елның 1 апреле, җомга

2022нче елның 31нче мартында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде (Район этабы). Чемпионатта барлыгы 35 командадан 315 спортчы катнашты.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе Фәнис Таһир улы Вәлиев катнашты.

Нәтиҗәләр:

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә::

Зәйнеева Айгөл Муниципаль Район Командасы;

Шәрәфиева Алсу ШЛПУМГ командасы;

Смирнова Карина Олимп командасы;

Шәрифуллина Алинә Тимершык командасы.

1 урын - "Тимершык" командасы;

2 урын - "Олимп" командасы;

3 урын - "ЛПУМГ" командасы;

4 урын - "Муниципаллар" командасы.

Шулай ук, ябылу тантанасында Наталия Кирсанова һәм Наилә Хәйретдинова ГТО ВСКның алтын аерымлык билгесе белән бүләкләнделәр.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук иң яхшы уенчылар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International