Театр көне

2022 елның 2 апреле, шимбә

Март ае театр бәйрәмнәренә бай. 21 март - Бөтендөнья курчак театры көне, ә 27 мартта Халыкара Театр көне билгеләп үтелә. Бу сәхнә осталарының һөнәри бәйрәмнәре генә түгел, бу миллионлаган тамашачы бәйрәме.

Бу бәйрәм хөрмәтенә 29 март көнне Туктар авыл клубы "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән сәнгать сәгатен уздырды. Чараның максаты: балаларның театр бәйрәмнәре һәм театр дөньясы турындагы белемнәрен киңәйттерү. Чара барышында балалар татар театры турында фильм карадылар. Театр көненә багышланган бәйрәм «бер сулышта» узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International