"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда «Көлке көне» дип исемләнгән кызыклы чара

2022 елның 1 апреле, җомга

   1апрель көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә көлке көненә багышлап “Күңелле маҗаралар” дип  исемләнгән кызыклы чара үткәрде. Чарада барлыгы 16 бала катнашты.

   Чараның максаты:  Көлү терапиясе ярдәмендә балаларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

   Бурычлары:

  1. Иҗади һәм музыкаль сәләтләрен үстерү, формалаштыру;
  2. Шәхси – гигиеник тәләпләрне тәрбияләү, өлкәннәр һәм тәрбияләнүчеләр белән үзара мөнәсәбәтне саклау кайдәләрен формалаштыру;
  3. Өлкәннәр һәм балалар белән ирекле аралашу күнекмәләрен үстерү;

   Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Аның барлыкка  килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Кай берәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа, ди. Һистанда исә йола буларак такмаклар бәйрәмендә күңел ачканнар. Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештырылган. Өченче версиясе календарь алышыну  белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 апрельдә билгеләнгән. Яңа ел каникуллары 25 марта башланып 1 апрельдә тәмамланган. Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар. Бәйрәмдә шаяру гадәтләрен кешеләр табигатьтән алган, диючеләр дә бар. Яз көне һава торышы төрлечә була, әле кояш чыга, аннары суытып та җибәрергә күп сорамый.

Безнең илдә дә бу көн шаярту, кызык хәлләр һәм күңелле уеннар белән билгеләп үтелә. 1 апрель көнне дусларыбыз белән бер-беребезне шаяртабыз, көләбез, уйныйбыз.

  Интернатта балалар һәм хезмәткәрләр арасында 1 апрель – Көлке көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быелгы бәйрәм дә искәрмә түгел.      Бәйрәм барышында күңелле уен – биюләр башкарылды, балалар төрле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.

  Балалар да, өлкәннәр дә  чарадан уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр алдылар. Бу – педагогларның  күпкырлы хезмәтләре нәтиҗәсе. Барлык катнашучылар да бәйрәм ахырында татлы бүләкләр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International