1 апрель көнне Кукмарада әти-әниләр комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабы үтте. Саба районы данын Шәмәрдән лицееның 7 в классы яклады, алар финалга уздылар. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.
16 май көнне Олы Арташ авылында 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Р. М. Фәләхов истәлегенә, Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасының хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган көрәш буенча ачык турниры үткәрелде.