"Мин кулыма китап алам"

2022 елның 1 апреле, җомга

Язгы каникуллар вакытында балалар белән төрле чаралар үткәрелә. 1 апрель көнне Иштуган авыл китапханәсе һәм клуб белгечләре балалар белән "Экология" темасы буенча "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен 4 өлештән торды. «Урман-табигать күрке», «Тапкырларга табышмак», «Табигать сынамышлары», "Серле сандык". Уенда 2 команда көч сынашты. Катнашучыларга бу уен бик ошады. Алар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр. Чара ахырында балалар «Табигатькә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән таныштылар. Әдәби-интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен балалар татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International