Түбән Симет авылыннан Галимова Галимә Габдрахман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Галимова  Галимә Габдрахман кызының 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны юбилее белән,  авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Ильгизәр  Роберт улы һәм “Симет” хуҗалыгы җитәкчесе Зәйнетдинов Шамил Җәмил улы котладылар . Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

     Юбилярыбызның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Сугыш башланганда Галимә апага 9 яшь була , әтиләре сугышка киткәндә  гаиләдә 4 бала , иң кечесе  әле тумаган да була . Сугыш чоры еллары, әтисенең сугышка китүе аның күңелендә онытылмаслык хатирәләр булып саклана:  “ Шул вакытларда колхозда ипи пешерәләр иде  һәр гаиләгә бер түгәрәк ипи бирәләр , сугышка киткән вакытта әти бер  ипине сындырып яртысын безгә  калдырды. Ул көн   мәңге истән чыкмас, без әтине елый –елый  сугышка озатып калдык. 1-2 атнадан Смоленскийдан хат килде, анда: ”Без сугышка кердек”- дип язылган иде. Башка әтидән хат килмәде. Аннан соң безгә аны  хәбәрсез  югалган диделәр. Без шулай бер әнигә дүрт бала калдык. Без бик каты ачлык күрдек, аяклар шешенеп, ачлыктан аз генә үлми калдык. Бәрәңге чәчәк аткан вакытта  аның төбен  актарып, бәрәңгесе юк микән дип карый  идек, болар барысы  да ачтан  үлмәс  өчен булды. Галимә апа  9 яшеннән үк колхоз эшенә алынып төрле эшләргэ йөри. 1953 елда яшь кызны урман кисәргә җибәрәләр, көздән алып язга кадәр урман кисә алар . аякка чабата киеп урман кистек дип  сөйли Галимә апа. Лаеклы ялга чыкканчы “Үзәк” колхозында  ат караучы, сыер савучы булып эшли.

   1958 елда Галимә апа Түбән Симет авылы егете Галимов  Ханнан Нурый улына тормышка чыга . Алар 5 бала, 2 малай 3 кыз тәрбияләп үстерәләр . Кызлары гаилә корып  Казан шәһәрендә, Шәмәрдәндә,   уллары Түбән Симет авылында төпләнеп тырыш , үрнәк гаилә буларак   яшиләр . Бүгенге көндә Галимә апайның 9 оныгы , 8 оныкчыгы бар.

Тыл һәм хезмәт ветераны Галимова Галимә,   кече улы Ильшат , килене Энҗе гаиләсе белән  яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International