ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

20 март көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сүлә авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Курсабаш һәм Сүлә авылларында Нәүрүз бәйрәменә бүләкләр җыю оештырдылар. Җыен — Бирнә җыю-Нәүрүз һәм Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан оештырыла торган күптәнге традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.Такмаклар әйтеп, теләкләр теләп  йөрдек. Халыкка үз рәхмәтләребезне җиткердек.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Шекше авылында яңа кибет төзелеше

Тэги: Шекше авыл җирлеге

17 март көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе, "Ак калфак" клубы әгъзалары белән берлектә "Тылсымлы крючок"дип исемләнгән квадрат мотивлар бәйләү дәресе үткәрелде.Әлеге дәрес барышында китапханәче укучыларны бәйләү өчен җепләрнең төрләре һәм нинди булуы белән таныштырды, бәйләү өчен маркер ни өчен кирәк булуын, жепные һәм крючокнын номерын ничек дөрес сайларга кирәклеген аңлатты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

"Ирекле пирамида"дисциплинасында рус бильярды буенча турнир үткәрелә.

16 март көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Өч аю"дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.Тамаша барышында балалар әкият геройлары чыгышын кызыксынып карадылар. Чарадан соң балалар Әкият турында сораулар бирделәр һәм мәдәният белгечләреннән җаваплар алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

12 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 26 март 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 мартында көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Ел саен 24 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә, аның максаты-җәмгыятьнең игътибарын туберкулез проблемаларына җәлеп итү һәм халыкның авыру турында хәбәрдарлыгын арттыру һәм аны профилактикалау чаралары.

2022 елда Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне «Туберкулезга каршы көрәшү өчен ресурсларны Мобилизациялибез. Гомерегезне саклап калыйк!» девизы белән уткәрелә.

Эчке эшләр органнарына чакырабыз

Ел саен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлангычы белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан, республика территориясендә «Җир сәгате» экологик акциясе үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International