Ел саен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлангычы белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан, республика территориясендә «Җир сәгате» экологик акциясе үткәрә.
Шуңа бәйле рәвештә, сезгә буйсынган муниципаль берәмлекләр территорияләрендәге оешмаларга һәм предприятиеләргә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2022 елның 26 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарның архитектур-декоратив яктыртылышын һәм дежур яктыртылышын, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган башка объектларның утларын һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.