20 март көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сүлә авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Курсабаш һәм Сүлә авылларында Нәүрүз бәйрәменә бүләкләр җыю оештырдылар. Җыен — Бирнә җыю-Нәүрүз һәм Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан оештырыла торган күптәнге традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.Такмаклар әйтеп, теләкләр теләп йөрдек. Халыкка үз рәхмәтләребезне җиткердек.