22 нче апрель көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э. Х. инициативасы белән Җир көненә багышланган "Җир-безнең йортыбыз"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Приближается День Победы, который жители нашей страны ежегодно отмечают с большим размахом
Саба районынын Курсабаш авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
21 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Җирле үзидарәләр көне уңаеннан түгәрәк өстәл артында "Җирле үзидарә барлыкка килү тарихы" исеме астында тарихи сәгать уздырдылар
Эштән арып кайткач, бистә халкына ял итәргә, саф һава суларга, аралашырга һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп бездә
Мишә авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сугыш ветераннарын, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарның тол хатыннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
Байлар Сабасы бистәсе көннән-көн шәһәрләшә бара. Бу көннәрдә урамнарда “шәһәрчә” чүп салу контейнерлары урнаштырыла башлады.
2022 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр 2022 елда Бердәм иммунизация атнасы алдыннан иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлый.
Балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгуы элеккеге вакытлардан ук кискен проблемаларның берсе булып калды. Аны хәл итү максатыннан 1973 елда беренче мәртәбә яшь инспекторлар отрядлары оештырылды. Урамнарда һәм юлларда культуралы тәртипне, коллективизм хисен, кече яшьтәге мәктәп балалары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау алар алдына бурыч итеп куелды.
21 апрель көнне Байлар Сабасы гимназиясендә районнын ЮХИДИ бүлекчәсе яшь инспекторлар арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсын үткәрде.
Барлык көндәшләреннән дә өстен чыгып быел район турында Сабаның Сәләтле балалар мәктәбе командасы җиңү яулады. 2 нче урынны гимназия командасы алды. Шекшеләр 3 нче урында. Җиңүче командалар агитбригадалар арасында да ачыкланды. 3 нче урында Сәләтле балалар мәктәбе, 2 дә Икшермәләр, 1нче урында Шәмәрдән лицее командасы