22 нче апрель көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э. Х. инициативасы белән Җир көненә багышланган "Җир-безнең йортыбыз"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Максат: Җир көне турында гомуми күзаллаулар булдыру, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү, балаларда күңелле, язгы кәеф булдыру. Чарада 5 бала катнашты. Чара барышында балалар Җир көне бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Балалар төрле төсле карандашлар белән рәсем ясадылар. Дәрес ахырында рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар бик канәгать калдылар.