"Җирле үзидарә барлыкка килү тарихы" исемле тарихи сәгать

2022 елның 22 апреле, җомга

    21 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Җирле үзидарәләр көне уңаеннан түгәрәк өстәл артында 7 нче сыйныф укучылары өчен "Җирле үзидарә барлыкка килү тарихы" исеме астында тарихи сәгать уздырдылар. Чарада ветеран җитәкче Гарифуллин Фәнис Миннемөхәммәт улы катнашты. Ул балаларга авыл җирлегенең үткәне һәм хәзерге торышы турында сөйләп үтте. Чара бик җанлы һәм мавыктыргыч узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International