Бистәбез шәһәрләшә

2022 елның 22 апреле, җомга

  Байлар Сабасы бистәсе көннән-көн шәһәрләшә бара. Бу көннәрдә урамнарда “шәһәрчә” чүп салу контейнерлары урнаштырыла башлады. Язгы өмәләр башлану алдыннан аларны урнаштыру бигрәк тә актуаль. Контейнерларны урнаштыру өчен бетон мәйданчыклар 2021нче ел өчен халыктан җыелган үзара салым акчалары хисабына башкарылган иде. Инде аларны матур һәм төзек килеш саклап тоту, куллану бистә халкының үзеннән тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International