Бистәнең яңа паркына сәяхәт

2022 елның 22 апреле, җомга

     Эштән арып кайткач, бистә халкына ял итәргә, саф һава суларга, аралашырга һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп бездә. Шундый урыннар рәтенә өстәлгән яңа парк Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамында урнашкан. Биредә узган ел “Акварэй” фирмасы тарафыннан зур күләмле төзелеш эшләре алып барылды. Баганадагы яктырткычлар формасыннан алып, утырып ял итә торган урындыкларга кадәр үзенчәлекле биредә. Балалар өчен уен мәйданчыгы, олылар өчен спорт мәйданчыгы булдырылган. Киләчәктә әлеге паркның халыкның иң яратып килә торган урынына әйләнәчәгенә шик юк.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International