ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2022 ел
җомга

Балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгуы элеккеге вакытлардан ук кискен проблемаларның берсе булып калды. Аны хәл итү максатыннан 1973 елда беренче мәртәбә яшь инспекторлар отрядлары оештырылды. Урамнарда һәм юлларда культуралы тәртипне, коллективизм хисен, кече яшьтәге мәктәп балалары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау алар алдына бурыч итеп куелды.

21 апрель көнне Байлар Сабасы гимназиясендә районнын ЮХИДИ бүлекчәсе яшь инспекторлар арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсын үткәрде.

Барлык көндәшләреннән дә өстен чыгып быел район турында Сабаның Сәләтле балалар мәктәбе командасы җиңү яулады. 2 нче урынны гимназия командасы алды. Шекшеләр 3 нче урында. Җиңүче командалар агитбригадалар арасында да ачыкланды. 3 нче урында Сәләтле балалар мәктәбе, 2 дә Икшермәләр, 1нче урында Шәмәрдән лицее командасы

Тэги: Мәгариф идарәсе

21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

   Бүген  , Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. , Югары Симет урта мәктәбе яшьармеецлары белән берлектә ,Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Зәйнетдинова Саимә Ибраһим кызына, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм котлавын һәм күчтәнәчен тапшырдылар.

 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Чәбки-Саба авылында , Балтач районының  "Энергоресурс" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды. Барлыгы 16 лампочка куелды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба районынын Сатыш авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

«Татарстан Республикасы Саба районы И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомумбелем бирү мәктәбе» «ЭКОЯЗ 2022» республика акциясенә кушылды.

Акциянең максаты - экологик культура һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш формалаштыру.

Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре «Һәр сыерчыкка - оя» акциясендә актив катнаштылар һәм йорт яны, мәктәп территорияләрендә сыерчык оялары урнаштырдылар.

"Экология. Куркынычсызлык. Тормыш» акция кысаларында түбәндәге чаралар үткәрелде: 1-4 сыйныф укучылары өчен «Су сакчылары», 5-7 сыйныф укучылары өчен «Экологик квест», 8-11 сыйныф укучылары өчен «Экотурнир» .

Ай дәвамында мәктәп китапханәсендә «Барысы да табигать турында» дип исемләнгән әдәбият күргәзмәсе оештырылды. Укучылар өчен «Китапханәдә Экология» дигән китапханә дәресе, «Кошлар көне»нә багышланган танып-белү чарасы үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16 нчы апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тарихи ватаныбызны саклыйк» дип исемләнгән сәяхәт дәресе үткәрделәр .Балалар Татарстанның истәлекле урыннары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. "Һәйкәлләр сөйли белә"дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм аларны саклагыз! Үткәннәрсез  киләчәк юк.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18 апрель көнне Салыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзаларының "Гаиләдә әхлакый тәрбия" темасына чираттагы утырышы узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15 нче апрель көнне "Сугыш хатын-кыз өчен түгел"проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тыл ветераны Галявиева Рәисә апаның өендә булдылар.Бөтен авырлык  хатын-кызлар,картлар,яшүсмерләр җилкәсенә төшә,алар сугышка киткән   әтиләрен,абыйларын,ирләрен алыштыралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Яз килү белән күп кенә татарстанлылар кадастр эшләрен үткәрергә - үз җир участокларының чикләрен билгеләргә, аларның мәйданын ачыкларга, капиталь төзелеш объектларының урнашу урынын билгеләргә һ.б. планлаштыралар.

Тэги: Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International