Агымдагы елның мартында Татарстан Росреестры өлешләп төзүдә катнашу буенча 3 меңгә якын килешү теркәгән. Бу февраль ае белән чагыштырганда 50% ка күбрәк. Өч ай эчендә ведомство тарафыннан 7 меңгә якын бала теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50% ка күбрәк.
20 апрель көнне Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионат (Шәмәрдән зонасы) төгәлләнде. Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар ачыкланды һәм бүләкләнде.
1. Хөснетдинов Илназ (Яшьлек) .
2. Хәкимуллин Мөдәрис (ШЛПУМГ2) ;
3. Нигъмәтҗанов Артур (ЖД)
4. Минһаҗев Радик (ШЛПУМГ 1);
Командалар арасында чемпионат нәтиҗәләре:
1 урын-ЖД
2 урын-Яшьлек
3 урын - ШЛПУМГ1
4 урын - ШЛПУМГ2
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Россиянең һәр эшкә урнашкан гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны ала алачак.
Медицина хезмәтләре төрләренең, шул исәптән граждан салым тотып калынган акчаны ала торган кыйммәтләрнең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән.
Бүген Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Х.Г. һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Шакирова Х.Х. ны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмнәр алдыннан Саба районы «Балкыш » комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар белән "Янгын куркынычсызлыгы" темасына профилактик әңгәмәләр уздыралар. Өлкән кешеләр еш кына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен оныта. Бәхетсезлек очракларының күбесе нәкъ менә көнкүрештә килеп чыга,моның сәбәбе-саксызлык, таркаулык. Өлкән кеше янгын корбаны булырга мөмкин.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 18 февралендәге 137 номерлы карары нигезендә, йорт биләмәсе участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга факттагы чыгымнар күләмендә-80 000 сумнан да кубрәк булмаган бер тапкыр бирелә торган субсидия түбәндәге гаиләләргә бирелә:
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйбыз! Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге бик мөһим һәм масштаблы. Бүген республикада гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итү һәм территорияләрне үстерү өчен күп эш башкарыла.