Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп тора. Чернобыль АЭСының 36 еллыгына багышланган концерт белән безне "Дуслык" ансамбле шатландырды. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Социаль хезмәт алучы өлкәннәребез яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.