Өлкән яшьтәге затларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бәйрәмнәр алдыннан Саба районы «Балкыш » комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар белән "Янгын куркынычсызлыгы" темасына профилактик әңгәмәләр уздыралар. Өлкән кешеләр еш кына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен оныта. Бәхетсезлек очракларының күбесе нәкъ менә көнкүрештә килеп чыга,моның сәбәбе-саксызлык, таркаулык. Өлкән кеше янгын корбаны булырга мөмкин.

Әңгәмә барышында янгынны булдырмауга, электр приборларыннан файдалануга, янгын сакчылыгын чакыру тәртибенә һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелә, шулай ук хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр таратыла.

Мондый чараларның максаты-өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышта куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International