Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә
Сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы укучылары өчен балалар сабантуе оештырылды.
Мишә авыл җирлегенең командалары актив катнашты һәм призлы урыннар яулады.
Психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, педагог - психолог Ногманова Алинә Икрам кызы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән грантта катнашып, «Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү» номинациясендә җиңүче булды . Әле грантка барлыгы меңнән артык гариза бирелгән, бары 51 проект кына үтеп, 7 млн сумлык ярдәм алган.
27-нче июнь көнне Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры "Алтынчәч" спектаклен тәгъдим итте. "Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясе йортында тәрбияләнүче балалар бу спектакльне Пушкин картасы программасы буенча карадылар.
28 июнь көнне Саба Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби алан” проекты кысаларында Тенеки, Юлбат, Йосыф - Алан, Сатыш балалалары өчен “Җәйге китапханә-2022 сәяхәткә чыга” дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Әлеге авылларның китапханә, клуб һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәмне уздыруда актив катнашты. Бәйрәм әкияти күренеш белән башланды. Кунакта Убырлы, Шүрәле, Буратино, Нолик булдылар, балалар белән бергәләп сорауларга җаваплар эзләделәр, китаплардагы кызыклы мәгълүматларны өйрәнеп, төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Бәйрәмнең төп герое Зур Китап “Җәйге китапханә - 2022” ачык дип белдерде. Чара биюләр, уеннар белән үрелеп барды.
2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булып узды.
Югары Шытсу авылында яшьләр көне уңаеннан хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышы үткәрелде. Барлыгы 5 команда үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә күчмә кубокны Икшермә командасы яулады, икенче урынны Саба командасы, өченче урында Тимершык һәм 4-5 урыннарны Шытсу1 һәм Шытсу2 командалары бүлеште. Җиңүче һәм призерлар грамота, акчалата призга лаек булдылар. Ярыш дәвамында Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына юл ремонты эше төгәлләнде. Югары Шытсу, Түбән Шытсу һәм Елыш авылларында барлыгы 246 метр юл таш белән түшәлде. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкарды.
2022 нче елның 25 июнь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.