27-нче июнь көнне Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры "Алтынчәч" спектаклен тәгъдим итте. "Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясе йортында тәрбияләнүче балалар бу спектакльне Пушкин картасы программасы буенча карадылар. Спектакльнең эчтәлеге бик аңлаешлы итеп тәгьдим ителде.
Төп максат: татар мәдәниятен һәм милли ризыкларын саклап калу. Спектакль татар телендә куелган иде. Актерларның уены, декорацияләр балаларда күп эмоция уяттылар. Тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр бик кәнәгать булып калдылар.