Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллары сыйныфында укучылар өчен укытучылары Фатхуллин Айдар Альберт улы әти-эниләр белән берлектә балалар сабантуе оештырды. Чара барышында актив уеннар үткәрелде: аркан тартышу, чүлмәк вату, футбол, волейбол һәм башкалар. Шулай ук барлык катнашучылар өчен бәйрәм табынынына шашлык, пылау, һәм башка сый-нигъмәтләр оештырылды.