2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова эш визиты белән Саба муниципаль районында булды. Социаль ярдәмгә кагылышлы район халкының шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре һәм үтенечләре игътибар белән тыңланды, өйрәнелде, һәр мәсьәлә буенча консультацияләр, тулы җаваплар бирелде.
Эшлекле киңәшмә социаль өлкә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе җитәкчеләре катнашында узды. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов катнашты.
16 ноябрьдә Иштуган мәдәният йортында «Сәламәтлек тәртиптә-зарядкага рәхмәт»уен программасы узды.Чара башында зарядка үткәрделәр, балалар моңа бик шат иде.Аннары балаларга иртәнге зарядканың файдасы, сәламәт туклану, начар гадәтләр, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләделәр. Якташларыбызның – Олимпия спортчыларының һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең казанышлары мисаллары каралды. Балалар бүгенге дөньяда авыру отышлы тугеллеге , бик кыйммәт тә, сәламәт булу киресенчә – модада дигән нәтиҗәгә килделәр.Чара кысаларында балаларга сәламәт яшәү рәвешен саклау буенча гамәли киңәшләр бирелде, балалар табышмакларга һәм викториналарга актив җаваплар бирделәр.Ә чара ахырында хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Бүген безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен циффрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин килде. Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Минниханов белән бергә министр Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә булды, «SABA ROBOTICS» компаниясе белән танышты, ул Робототехник чишелешләрне интеграцияләүне дәвам итә һәм технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру белән шөгыльләнүче «KUKA» компаниясенең сертификацияләнгән интеграторы булып тора. Шулай ук Айрат Хәйруллин Саба районының күпфункцияле үзәге, IT парктагы эш барышы белән танышты.
Татар халкы элек-электән бәйләү белән шөгыльләнгән һәм хәзерге вакытта әлеге шөгыль яңадан популярлашты. Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында мунчала бәйләү буенча мастер-класс уздырылды. Чарада катнашучылар бәйләү ысуллары буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “Могҗизалы рәсем” дип исемләнгән агач эшләнмәләре буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.
ТР Саба муниципаль районы Лесхоз торак пунктында җәяүлеләр өчен тротуар урнаштыру
16 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар пазллар җыйдылар. Пазл җыю баш мие өчен бик яхшы күнегү. Бу аның күзәнәкләре арасында булган элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә. Бу синтез акыл тизлегенә һәм психик процессларга уңайлы йогынты ясый.
Пазлы җыю стрессны җиңеләйтүнең дә яхшы ысулы,шулай ук психологик яктан ял итәргә, көндәлек проблемалардан читләшергә булыша.
Районыбызда «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең муниципаль этабы башланды.
«Биологик чистарту корылмалары төзелеше. Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе»
15нче ноябрь көнне “Балачак” балалар бакчасында “Сөйләм телен үстерү буенча заманча алымнар” темасына район тәрбиячеләре өчен семинар үтте.