Мастер класс “Могҗизалы рәсем”

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Агач буяу- күп гасырлык тарихы булган декоратив һәм гамәли сәнгать.  Аннан теләсә нинди предметлар җитештергәннәр һәм җитештерәләр. Кешеләр агач әйберләрне бизәүнең күп ысулларын уйлап тапканнар. Аларның кайберләре, әйтик, уеп ясау һәм  буяу, чын сәнгатькә әверелгән һәм гасырлар дәвамында үстерелгән. Бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Бүген агач - җиһаз җитештерү, савыт-саба, уенчыклар, музыка кораллары ясау өлкәсендә киң кулланыла.

   Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “Могҗизалы рәсем” дип исемләнгән агач эшләнмәләре буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International