15нче ноябрь көнне “Балачак” балалар бакчасында “Сөйләм телен үстерү буенча заманча алымнар” темасына район тәрбиячеләре өчен семинар үтте. Семинарда катнашучыларга сөйләм телен үстерү өлкәсендә тәрбиячеләр Хөснуллина М.А. һәм Низамиева Р.В. ачык шөгыльләр күрсәтте. Шулай ук логопед Загидуллина Э.Р. , тәрбияче Багавиева Г.Р. яңа технологияләр кулланып мастер-класслар, педагог-психолог Ахтямова Р.М. тренинг уздырды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Җырлап узган җәй” музыкаль театр күрсәттеләр. “Балачак” балалар бакчасы базасына караган бакча тәрбиячеләре сөйләм телен үстерүдә үзләре эшләгән әсбаблар белән таныштырдылар. Шулай ук әти-әниләр һәм педагоглар тарафыннан сөйләм телен үстерү буенча эшләнгән эшләрдән күргәзмә оештырылды. Семинарда Саба районы мәгариф идарәсе методисты Ханафиева А.Ш. катнашты һәм бакча эшчәнлегенә уңай бәя бирде.