ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

17 нче ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе активы белән очрашты. Очрашуда "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев катнашты. Чарада шулай ук, Бердәм Россия партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Наил улы Садыйков катнаштылар.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Росреестрның территориаль органнары хезмәткәрләре өчен җирләрне куллануны һәм саклауны тикшерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү буенча укулар узды. 169 кеше катнашкан укыту чаралары шул исәптән Татарстанда да үткәрелде.

"ТР Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манеж) реконструкцияләү»

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын капиталь ремонтлау

Олы Шыңар авыл җирлеге командасы мини-футбол буенча район чемпионатында даими катнаша. 16 ноябрь көнне команда Мичән авыл җирлеге командасына каршы уйнады һәм 7:8 исәбенә оттырды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Росреестрның территориаль органнары хезмәткәрләре өчен җирләрне куллануны һәм саклауны тикшерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү буенча укулар узды. 169 кеше катнашкан укыту чаралары шул исәптән Татарстанда да үткәрелде.

Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен язучы, шагыйрә, публицист һәм журналист, Хөсәен Ямашев исемендәге премия, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикованың (1937-2004) 85 еллыгы уңаеннан «Кояш яктысы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. «Күңел кылларын тибрәтүче Кояш” – китап күргәзмәсе янында язучының тормышы, иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Язучының китапларын укып килгән клуб әгъзалары “Уртак яр”, “Шифалы хәйлә”, “Шөкераналы иҗат юлы” әсәрләренең эчтәлекләрен сөйләделәр, өзекләр укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Дөньяга карашны киңәйтү һәм дүртенче сәнәгать революциясе төшенчәсен үстерү өчен цифрлы трансформация буенча "Степик" онлайн курсларын узарга тәкъдим итәбез.

Башта теркәлергә кирәк, уңышлы теркәлгәннән соң түбәндәге курсларны узарга кирәк:

Цифра трансформациясе. Тиз старт

Цифрлы үсеш дәвере: цифрлы трансформация нигезләре

Кече Шыңар мәдәният йортында " Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста  Югары Симет, Мичән, Тимершык һәм Олы Шыңар урта мәктәпләренең әти-әниләре һәм балалары, гаилә ансамбльләре катнашты. Катнашучылар барсы да яхшы чыгыш ясадылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Олы Шыңар урта мәктәбенең ата-аналар комитеты  “Иң креатив сыйныф” номинациясендә җиңүче булды. “Иҗади гаилә “ номинациясендә Олы Шыңардан Загидуллиннар  гаиләсе чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Ана капиталын алган ата-аналар үз балаларына торакка милек хокукын рәсмиләштерәләр. Ата-аналар балаларга фатирда өлеш бүлеп биргәч, балалар да олылар кебек фатир милекчеләре булалар. Ата-аналарның соравы булырга мөмкин: әгәр ул хуҗа булса, балага салым түләнәме һәм аны кем түли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International