«Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында барлык төркемнәрдә дә Хәтер дәресләре, мәгълүмат сәгатьләре, тема буенча әңгәмәләр узды. Алар бүгенге буынга Бөек Ватан сугышы елларында тыныч гражданнарның батырлыгы өчен рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
Ел саен 27 гыйнварда Лесхоз интернат-йортында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне (1944 ел) билгеләп үтелә. 2002 елдан башлап учреждениедә Ленинград блокадасында яшәгән Исхаков Ринат Садыйк улы яши.
Исхакова Р. С. котларга Саба районының социаль яклау бүлеге начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы килгән иде. «Блокадалы икмәк»акциясе үткәрелде. Истәлекле көн уңаеннан Лесхоз авыл клубы хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясады.
Иштуган авыл җирлегендә «2019-2023 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасы» буенча йортлар төзү эшләре дәвам итә.
23-27 гыйнвар көннәрендә Килдебәк урта мәктәбендә "Ленинград блокадасы", "Блокада икмәге", "Холокост. Үлем дивары" исеме астында класс сәгатьләре узды.
«Электрон бюджет» системасына мәгълүматлар кертү, консолидацияләнгән бюджетны фаразлау, бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча тәкъдимнәр һәм чараларны тормышка ашыру, эре салым түләүчеләрнең салым түләүләрен мониторинглау һәм тагын бик күп башка функцияләрне Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге башкара. Бүгенге көндә бүлек белгечләре тарафыннан еллык хисаплар эшләнә һәм ТР Финанс министрлыгына һәм республиканың башка министрлыкларына җибәрелә. Гражданнарның үзара салым акчаларын һәм башка бюджетара трансфертларны җәлеп итү исәбенә гамәлгә ашырырга планлаштырыла торган мәсьәләләрне хәл иткәндә проектлар һәм чаралар исемлеге буенча мәгълүмат туплана, штатлар челтәре буенча хисаплар эшләү кебек мәсьәләләр карала. Шулай ук мәгълүматларны «Электрон бюджет» системасына кертү дәвам итә.
Балалар шагыйре һәм язучысы Әминә Бикчәнтәеваның 110-ел тулу уңаеннан 26 гыйнварда Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Балалар әдәбиятының дәү әнисе" дигән чара уздырдылар. Чара укучыларны шагыйрәнең иҗатына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Башта китапханәче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, соңыннан балалар юбиляр-авторның шигырьләрен укыдылар.
26 январь көнне Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән “Шушы яктан, шушы авылдан без” дигән исем астында тематик кичә уздырдылар.
26 гыйнварда өстәл теннисы буенча Казанда узган Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында өченче ыргылыш - катнаш парлы разрядта да алтын булды: 16-21 яшьлек егетләр һәм кызлар дивизионы: Сычков Максим-Ануфриева Анастасия 1 урын. 3 нче дивизион катнаш пар: Ведерников Михаил - Зарипова Ләйсән 1 нче урын.
«Ура» без җиңүчеләргә кычкырабыз!
Сезне чын күңелдән котлыйбыз!
Оту өчен бик күп көч кирәк бит.
Һәр нәрсәдә алда булырга телибез!
25 нче гыйнварда Татьяна көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең датасы елдан-ел үзгәрми.
2023 елның 26 гыйнварында “Саба тәрәзәләре” ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы булып узды.