"Онытырга ярамый"

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

23-27 гыйнвар көннәрендә   Килдебәк урта мәктәбендә "Ленинград блокадасы", "Блокада икмәге", "Холокост. Үлем дивары" исеме астында класс сәгатьләре  узды. Ленинград блокадасына багышланган презентацияләр  белән танышып,  кинолар карап, укучылар тарихи вакыйгалар белән таныштылар.  Бөек Ватан сугышының иң аянычлы битләренең берсе булган Ленинград блокадасы,  Холокост – үлем лагере турында мәгълүмат алдылар.    Бу чараларның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында  халкыбызның  батырлыгын һәм ныклыгын искә төшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International