«Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында барлык төркемнәрдә дә Хәтер дәресләре, мәгълүмат сәгатьләре, тема буенча әңгәмәләр узды. Алар бүгенге буынга Бөек Ватан сугышы елларында тыныч гражданнарның батырлыгы өчен рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
"Шәфкатьлелек" бүлегендә «Ленинградны саклаучыларның батырлыгы» дигән мәгълүмат сәгате узды.
«Кояш нурлары» һәм «Лунтик» төркемендә презентация һәм архив видеоматериалы ярдәмендә « Блокадалы икмәк» Хәтер дәресләре үткәрелде.
Тәрбиячеләр икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында әңгәмә үткәрделәр, Ленинград блокадасын да искә төшерделәр.
Соңыннан үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм бу вакыйгалар турында белгәннәрен искә төшерделәр.
Кече төркемдә тәрбияче «Россиянең хәрби даны көне - Ленинград шәһәре блокадасын өзү көне» дигән темага әңгәмә уздырды.
Яңа буын, һичшиксез, безнең ил тормышында бик мөһим җиңү өчен зур бәя түләгән ата-бабаларының батырлыклары турында белергә тиеш.