2023 елның 26 гыйнварында “Саба тәрәзәләре” ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы булып узды.

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     «Саба тәрәзәләре» компаниясе 20 ел инде пластик тәрәзәләр һәм алюмин яктылык үткәрүче конструкцияләр ясау белән шөгыльләнә. 2022 елда предприятие 35591 мең сумлык товар  саткан, бу узган  елга караганда 2636 меңгә күбрәк. Бүгенге көндә кооперативта 32 кеше эшли.  Эшчеләрнең күбесе җәмгыять ачылганнан бирле монда хезмәт куя һәм алар үз эшләренең осталары. Оешма югары сыйфатлы җиһаз белән автоматлаштырылган.

     Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов һәм Саба шәһәр жирлеге башлыгы   Р.М. Хәсәнов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International